Истән чыгармау шарт
Табигатьтә ел фасылларының иң ямьлесе - җәй тантана итә. Балалар өчен ул аеруча күңелле, хәзер алар җәйге каникулда.
Гадәттә, балаларның берише әти-әнисе белән кунакка яки диңгез буена ял итәргә китә, икенчеләре - җәйге лагерьда ял итә, өченчеләре исә мәктәп яны тәҗрибә участокларында хезмәт чиреге узалар. Ләкин кайда гына булмасыннар, алар элементар юл кагыйдәләрен истән чыгармаска тиеш. Җәяү йөргәндә балалар нинди юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш соң? Бу хакта без юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны ИЛНУР КӘРИМУЛЛИН белән әңгәмә кордык.
Гадәттә, балалар юл кичүләрен алны-артны карамыйча чыгучан, кайчагында ишегалдыннан чыгучы машинаны күрмиләр, хәрәкәт көйләнми торган юл чатында игътибарсызлык күрсәтәләр, уен белән мавыгып китеп, машина юлына чыгалар, эңгер-меңгердә караңгы төстәге машинаны күрмиләр, борылыш фонарьларына, светофор сигналларына әһәмият бирмиләр. Караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементлар куелган өс киеме кию шарт. Якын арага яктыртучы фонарьлар белән җәяүлеләрне 25-30 метрдан гына күрергә мөмкин. Яктылык кайтаргыч элементлар куелган өс кием белән бу ара 130- 140 метрга кадәр “озыная”, ә ерак арага яктыртучы фонарьлар белән җәяүлеләрне 400 метр ераклыктан күреп була. 2015 елның 1 июленнән башлап, караңгы вакытта җәяү йөргәндә өс киеменә яктылык кайтаргыч элементлар кую мәҗбүри санала. Бу шартлар үтәлмәгән очракта, өлкәннәрне 500 сум күләмендә штраф белән административ җаваплылыкка тарту карала, ә балаларга “Тукта, синең тормышың куркыныч астында” дип исемләнгән карточка бирелә һәм бу хакта бала белем ала торган мәгариф учреждениесенә хәбәр җибәрелә.
- Сезнең тарафтан пассажир балаларны йөртүдә нинди таләпләр куела? –
2017 елның 12 июленнән балаларны машинада йөртү буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Яңа кагыйдәләр нигезендә 7 яшькә кадәр булган балаларны махсус креслога гына утыртып йөрергә ярый. 12 яшь тулганнан соң бала, олылар кебек, куркынычсызлык каешларын эләктерергә бурычлы. Без 12 яшькә кадәр булган балаларны да махсус креслога утыртып йөрергә киңәш итәбез.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев