Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җитештерүчәнлекне арттыру юлында

Бүген, ягъни 21 февраль көнне район мәдәният йортында район Советының XXXV нче киңәйтелгән утырышы булып үтте. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узган утырышта Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Депутаты Азат Җиһаншин катнашты.

Аңарчы районыбыз кунаклары быел җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте базасында төзелгән терлек азыгы әзерләү үзәген кулланышка тапшыру тантанасында катнаштылар. Шулай ук биредә яңа төзеләчәк  504 савым сыерына  исрпләнгән заманча комплексны проектлаштыру өчен  үзара килешү дә төзелде.  Ике арадагы үзара килешүне җаваплылыгы чикләнәнгән “Игенче” ширкәте җитәкчесе Рафис Яхин белән Киров шәһәрендә урнашкан  “җаваплылыгы чикләнгән “АПК Проект” ширкәте җитәкчесе  Виталий Филипчик имзалады.  Чарада катнашучыларны, бигрәк тә җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте хезмәтчәннәрен, әлеге тантаналы вакыйга белән  “Дамлк Агро” ширкәте җитәкчесе Гүзәл Рахмеева, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровлар котлады. 
 

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

 

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев