«Кар чанасы» саклык таләп итә
Елның соңгы, ә кышның беренче ае бара. Карамагында кар чанасы булган шәхесләр бу чорны кышкы урман-кырларга ауга, зур сулы елгаларда боз тишеп балык тотуга багышлый.
Ә аерым бер төркем кешеләр бу вакытта актив ял итүнен бер төре итеп кардан йөорүче махсус техника «кар чанасы» (снегоход) белән табигатьтә хозурланып йөруне өстен күрәләр.
«Кар чанасы» - бик көчле техника, сәгатенә 100 километрдан артык тизлек белән хәрәкәт итә ала. Шунлыктан ул югары куркынычлылык тудыру чыганагы булып тора һәм идарә итүдә махсус хәрәкәтләрне белүне таләп итә.
Кардан йөрүче техника – үзйөрешле һәм башмаклы транспорт чаралары рәтенә кертелгәнлектән, аның белңн идарә итү өчен тракторчы–машинист таныклыгында «А1» категориясе булу мәҗбүри. Әлеге категория тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен уку юлы белән 16 яшьтәге гражданнарга бирелә. Башка төрле таныклыклар әлеге техника белән идарә итү хокукы бирми.
Моннан тыш кардан йөрүче техника хуҗасы, аны сатып алганнан сон 10 тәүлек эчендә, әлеге техниканы райондагы техник кузэтчелек идарәсе бүлегендә регистрациягә куярга тиеш. Анда исәпкә алынган техникага тиешле дәүләт номеры бирелә.
Әлеге төр техникага техник карау ел саен уздырыла. Бу мәҗбүри чара. Моны узмыйча йөру тыела. Тоткарланган очракта – административ хокук бозу барлыкка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев