Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Караширмә авылы клубында коръән ашы

1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә - сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, имин елларда ил куәтен арттыруга лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әйләнде.

Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, өлкәннәребезне ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык белән җылыту, аларга рухи таяныч булу - безнең олы бурычыбыз. Безнең авылда да хөрмәткә лаек өлкәннәребез күп.  1 октябрь көнне Караширмэ авылы клубында  өлкәннәребезне корьән ашына чакырдык. Аллага шөкер, игеннәребез, печәннәребез, яшелчә, җиләк-җимешләребез мулдан булды. Мөмкинлеге булганнар, продукция белән ярдәм иттелэр, спонсорларыбызга да рэхмэтем зур. Илләребез тынычланып, күкләребез аяз булсын иде🙏🙏🙏

Әклимә Мәгъдиева, авыл клубы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев