Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Караширмәләр тыл хезмәтчәннәре белән берлектә «Хәтер бакчасы» утыртты

16 апрель көнне Караширмә авылы халкы һәм укучы балалар авыл клубы мөдире Әкълимә Мәһдиева җитәкчелегендә санитар-экологик икеайлык кысаларында чәршәмбе өмәсе үткәрделәр.

Караширмәләр әүвәл клуб, мәчет биләмәсен кипкән коры үләннәрдән, агач яфракларыннан һәм чүп-чардан арындырсалар, аннары, тыл хезмәтчәннәре белән берлектә,  авыл клубы каршындагы «Хәтер бакчасы»на зәңгәр чыршы, нарат агачлары утырттылар. Чарада Татарстан Республикасы Биологик байлыклар буенча дәүләт комитетының “Ашыт” тыюлыгы белгечләре Гөлнара ханым Габдрахманова белән Рәшит абый Әхмәтҗанов та катнашты.

 Азактан, Караширмә авылының иң оста пешекчеләренең берсе Нәкыя апа Тимергалиева өмәдә катнашучыларны үзенең тәмле камыр ашлары һәм кайнар чәй белән сыйлады. Хәзер Караширмә авылы клубы үзенә күз явын алырдай матур, эчтәлекле баннерлар, тәрәзәдәге матур рәсемнәр белән генә түгел, клуб янәшәсендәге яшь агач үсентеләре белән дә үзенә чакырып тора.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев