“Каршы як полоса” чарасы
18 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр республика, шул исәптән районыбыз юлларында “Каршы як полоса “ дип исемләнгән профилактик чара булып үтте.
Агымдагы елның ун аенда республика юлларында каршы як полосага чыгу сәбәпле, 206 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 89 кеше үлгән, 350 се төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган.Каршы як полосага чыгу сәбәпле, үлүчеләр, республика юлларында һәлак булучыларның 34, 2%ын тәшкил итә.
Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләрендә бәян ителгәнчә, алдан барган автомобильне узып китү өчен иң беренче чиратта, каршы як полосаның буш булуына һәм башкаларның иминлегенә һәм бөтенлегенә куркыныч тудырмауга инану шарт. “Узып китү тыела” дип исемләнгән юл билгесе куелган зоналарда, куркыныч борылышларда, таулы, күз күреме начар булган урыннарда алдан барган автомобильләрне узу, тоташ линияләрне кисеп чыгу катгый тыела. Әлеге таләпләрне үтәмичә, кагыйдә бозучыларга биш мең сум штраф түләттерү яки дүрт айдан алты айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Шушы төр таләпләрне, кагыйдәләрне бозган өчен административ җәзага тартылганнар, хөкемгә карарын үтәүчеләр кабат бу төр юл кагыйдәләрен бозсалар, аларны ирекләреннән мәхрүм итү каралган.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре бозлавыклы көзге, кышкы юлларда аеруча сак булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрергә чакыра. “Үз иминлегебез - үзебезнең кулларда. Ходай сакланганны гына саклармын дигән”, - ди алар.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев