Казанда Авыл хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегиясендә катнаштылар
Чара «Казан Экспо»да узды.
Бүген башкалада «Казан Экспо» мәйданчыгында оештырылган «Казан Агро 2025» агросәнәгать комплексы казанышлары махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Теләче районыннан да ун кешедән торган делегация бар иде. Быел күргәзмә эшендә 300дән артык компания катнашты.
Шулай ук, бүген, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясе дә узды. Коллегиядә узган елга нәтиҗә ясалды, бурычлар билгеләнде, алдынгылар бүләкләнде.
Районыбыздан Сәйдәш Дәүләтшинга ("Алан" хуҗалыгыннан) "Татарстан Республикасының Атказанган ветеренария табибы" дигән мактаулы исем бирелде. Бүләкне иясенәТатарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Тәбриклибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев