Кече Кибәхуҗада «Соңгы кыңгырау» бәйрәме
Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә дә соңгы кыңгырау яңгырады.
Укучылар өчен көтеп алынган өч айлык җәйге каникуллар башлана, ә чыгарылышлар мәктәп, яраткан укытучылары, классташлары белән сабуллаша. Миңа бүген, моннан 29 ел элек үзем укып чыккан Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә узган бәйрәм чарасында катнашырга туры килде. Биредә укытучылар, ата-аналар һәм тантананың иң төп сәбәпчеләре – чыгарылыш сыйныф укучылары җыелды. Тантаналы чараны Татарстан Республикасы һәм Росиия Федерациясе гимннары белән ачтылар. Мәктәпне тәмамлаучыларны башлангыч сыйныф укучылары, укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре котлады. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, филиал җитәкчесе Айгөл Рахматуллина, Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин, «Игенче» ширкәте белгече Фәнис Яхин, “Бердәм Россия” сәяси партиясе Теләче җирле бүлекчәсе җитәкчесе Роберт Арсланов һәм күп еллар әлеге мәктәпне җитәкләгән Наилә Әхмәтҗанова да укучыларга изге теләкләрен җиткерде.
Балаларга үзләренең үгет - нәсихәт сүзләрен әти-әниләре дә әйтеп узды.
Укучылар класс җитәкчеләре җитәкчелегендә эчтәлекле концерт программасы әзерләгәннәр. Аларның рәхмәт хисе тулы чыгышлары залдагыларны бер елмайтты, бер елатты. Быел 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар – Ризәлә Нигьмәтҗанова, Айсинә Мөхәммәтҗанова, Ильяс Плеханов сыйныф җитәкчеләре Галимҗанова Гөлнур Әхмәтзәки кызына да зур рәхмәт сүзләрен бүләк итте.
Чара соңгы кыңгырау чыңлавы һәм саубуллашу вальсы белән тәмамланды. Ак юллар сезгә укучылар, имтиханнарда да сынатмагыз!
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев