Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кеше кайчан матур була?

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели.

Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың…

Урта Мишә авылында гомер итүче Гусамов Рафис Госман улы да шушы чорга, гомер көзе чорына сабыр гына кереп бара. Шушы көннәрдә ул үзенең гомер бәйрәмен - 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итәргә әзерләнеп йөри. 50 яшь ул - үтелгән юлларга, эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау чоры. Ир-ат бу чорда алдын–артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Рафис Госман улы да бу көннәрдә үзенең үткән елларын кабат барлап нәтиҗә ясагандыр. Ә үткәне укенерлек түгел.... Госман абый белән Флүрә апа гаиләсендә бишенче төпчек бала булып туган Рафисның балачагы - әти-әни кочагында, абый-апа ышыгында, әбибабай тәрбиясендә матур үтә. Урта Мишә авылында хәләл көч белән Кеше кайчан матур була? көн күруче, терлекчелектә хезмәт куючы әти-әниләре балаларын тырыш, эш сөючән итеп үстерәләр. Укырга омтылышы булган егет башлангыч белемне туган авылында ала. Аннан Баландыш төп мәктәбенең тырыш, сәләтле укучысы була. Иҗади сәләтле, алдынгы укучыны “Артек” лагерына путевка белән дә бүләклиләр. Үсмер елларында үзенең Рәшит абыйсы, күп кенә авылдашлары ия булган гармунчы һөнәрен дә үзләштерә ул. Рафис яшьлек елларын Олы Мишә урта мәктәбендә белем алу белән дәвам итә. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан, өздереп гармунда уйнаган егет белән сыйныфташ кызы Гөлүсә арасындагы дуслык шушы еллардан ук башлана. Егет белән кыз арасындагы дуслык чын мәхәббәткә әйләнә, Рафисның 5 ел Казан инженер-төзүчеләр институтында белем алу елларында тагы да ныгый. Югары белемле яшь белгеч үзенең хезмәт юлын туган ягында, Баландыш совхозында прораб вазыйфасы белән башлап җибәрә. Күп еллар бригадир булып та эшли. Рафис белән Гөлүсә 1993 нче елда гаилә корып, туган авылларында йорт җиткезеп, бәрәкәтле тормышта яши башлыйлар. Аларның гаиләләрен тулыландырып Булат белән Сөмбел туа.

Кеше гомере яшәгән еллар белән түгел, ә бәлки эшләгән эшләре, тормышында калдырган эзләре белән исәпләнәдер. Яшәү рәвешең, кылган гамәлләрең белән син кешеләр күңеленә үзең истәлекләр язып калдырасың шул. Гусамов Рафис та кайда гына, нинди генә эшләрдә эшләсә дә, аны намус белән башкара. Хезмәтне саклау инженеры булып хезмәт куйган район хастәханәсендә дә аның хезмәтен хөрмәт белән искә алалар. Хәзерге вакытта Рафис Госман улы АО ”Татавтодор” ның Теләче юл төзү бүлекчәсендә мастер булып эшли. Ул үзенең авылдашлары, райондашлары, хезмәттәшләре арасында зур хөрмәткә ия булган кеше. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Рафис һәм Гөлүсә гаиләсе дә авылдашлары, туган-тумачалары өчен үрнәк гаилә. Йорт-җирләрен, каралтыкураларын төзү эшен Рафис үз куллары белән башкара. Шулай ук әле туганнарына, авылдашларына да төзелеш эшләрендә һәрвакыт булышып тора. Авылның яшәеше, төзеклеге турында да ул һәрдаим кайгырта. Тормыш иптәше устергән чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары аларның бәрәкәтле тормышларына тагы да ямь өсти. Авылда узган мәдәни чаралар бертуган гармунчы Гусамовлардан башка үтми. Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату - олы бәхет. Инде менә бәрәкәтле хезмәт белән яуланган җимешләрне дә җыяр чак җиткән. Бүгенге көндә уллары Булат, кызлары Сөмбел дә үз гаиләләрен төзеделәр. Үрнәк әти-әни белән үскән балалар, үз гаиләләрендә дә ышанычлы ир һәм хатын булырлар. Чөнки алар әти-әниләренең киң күңелен тоеп, тормышны яратырга өйрәнеп, ата-ана хакын хаклап, намус белән хезмәт итәргә кирәклеген аңлап үстеләр. Рафис белән Гөлүсә үз үрнәкләрендә, балаларын да туган җанлы, миһербаншәфкатьле итеп үстерделәр. Гусамовлар гаиләсе Урта Мишә авылында туганнарны, дусларны бергә туплап торучы гаилә дә эле.

Сүземне, Гусамов Рафис Госман улын гомер бәйрәме белән котлап, аңа туры килә торган, татар шагыйре Ренат Харисның шигырь юллары белән йомгаклыйсым килә:

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт:
Иле өчен, халкы өчен, яшәгәндә җан атып;
Замананың авырлыгын җилкәсенә алганда,
Олы данга ирешеп тә, кече булып калганда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев