Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халык җыеннары бара

Бүген, 9 сентябрь көнне, Әбде авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды. Анда район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фәтхуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, социаль сәясәт буенча комитет җитәкчесе Светлана Захарова катнашты һәм җирлек халкы алдында чыгыш ясады.

Алар үзләренең чыгышларында  кырыктан артык прграмма нигезендә республикада бик күп төзелеш, ремонт эшләре баруын һәм республикабызның  байтак юнәлешләрдә үсештә, башка төбәкләргә үрнәк булуын билгеләп үттеләр. Җыенда катнашучыларны сайлауларда актив катнашырга һәм лаеклыларны сайларга чакырдылар. Башка җыеннардан аермалы буларак, Әбдедә узганы халыкның күп һәм бердәм булып катнашуы белән истә калды.Җыен үзе югары нотада, җирлек үзешчәннәренең концерт  номерлары белән башланып китте. 
Аңарчы район җитәкчеләре һәм районыбыз кунагы һәм Әбде авыл җирлеге башлыгы Николай Домолазов,  авыл фельдшеры  Марина Прохорова белән берлектә республика программасы нигезендә быел Әбде авылы уртасына салынган яңа модульле фельдшерлык-акушерлык пунктында булдылар, биредәге җиһазланыш белән таныштылар. Яңа модульле  фельдшерлык-акушерлык пункты бик тиздән, әйтик, атна-ун көннән файдалануга тапшырылачак. Моның өчен Әбде авылы халкы республика һәм район җитәкчелегенә, төзүчеләргә чиксез рәхмәтле. Җыенда да алар бу хакта кат-кат әйттеләр. Чөнки җирлектә яшәүчеләрнең күпчелеген өлкән буын кешеләре тәшкил итә. Иң мөһиме – авылда яшьләр булуы, балалар туу, тормышның дәвам итүе кирәк. Авылда тормыш кайнамаса, халык тулы кан белән яшәмәсә, яңа салган социаль объектларның кирәклеге дә шуның кадәр генә булырга мөмкин. 
Чынлыкта исә җирлек  халкы, район үзәгеннән бик еракта яшәвенә карамастан, үз көнен үзе күрергә күнеккән. Кемдер - урман хуҗалыгында хезмәт куйса, икенчеләре - калага китеп эшли, өченчеләре – крестьян-фермер хуҗалыгы ачып, шәхси хуҗалык булдырып, җирлеккә берегеп эшләргә, яшәргә тырыша. Кыскасы, бүген җирлек халкы шул халәттә көн күрә. Бөтен уңайлыклары булган яңа күңел ачу урыны, әйтик, клублы булу теләкләре дә юк түгел үзләренең. Бу уңайдан район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов: “Республика программалары эшләп торганда аңа  ирешү авыр булмас. Моны без тырыш хезмәтебез, күркәм яшәү рәвешебез белән ирешергә тиеш. Эш күрсәткәнне генә ил күрә, таный”, - дип белдерде. 
Азактан, аның тарафыннан, озак еллар дәвамында авыл халкының сәләмәтлеген саклауда куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан Әбде авылы фельдшерлык-акушерлык пукты мөдире Прохорова Марина Александровнага Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән тапшырылды.
Фәнил Гаязов тексты һәм фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев