Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ХК «Армада» - Чемпион!

2020 елның 15 мартында Менделеевск шәһәрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган 2011 елда туган балалар командалары арасында хоккей Фестивале узды.

Әлеге чараны Татарстан Республикасынын Хоккей федерациясе һәм Менделеевск муниципаль районының «Айсберг» спорт мәктәбе оештырды. Ярышларда Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән һәм авылларыннан барлыгы 10 команда катнашты:  Түбән Кама шэхэреннэн  « Нефтехимик-1», «Нефтехимик-2», Менделеевск шэхэреннэн  «Айсберг»,  Теләче авылыннан « Армада, Яр Чаллы шэхэреннэн «Чаллы -3», « Чаллы-4», Минзәлә шэхэреннэн» Кречеты»  Мамадыш шэхэреннэн «Олимп», Әгерҗе дэн « Спутник" командалары.
Телэченен «Армада» хоккей командасынын  уен нәтиҗәләре:
ХК "Чаллы-4» Яр Чаллы шәһәре - ХК "Армада" Теләче авылы, исәп 0: 2
ХК» Кречеты "Минзәлә шәһәре - ХК "Армада" Теләче авылы, исэп 0: 3
ХК "Айсберг" Менделеевск шәһәре - ХК "Армада" Теләче авылы, исәп 1: 1
«Нефтехимик-2» ХК Түбән Кама шәһәре - «Армада» ХК Теләче авылы, исәп 1: 4
«Нефтехимик-1» ХК Түбән Кама шәһәре - «Армада» ХК Теләче авылы, 2: 3
Уен нәтиҗәләре буенча Телэченен «Армада» хоккей командасы барлык командаларны  җиңеп, беренчеурынга чыкты. Теләчелеләр алтын медальләр белән бүләкләнде. Икенче урынны Түбән Кама шәһәренең «Нефтехимик-1» хоккей командасы яулады. Алар көмеш медаль белэн булэклэнде. Өченче урынга  Мамадыш шәһәренең «Олимп» хоккей командасы  чыкты. Аларга  бронза медаль тапшырдылар. 
Шулай итеп, «Армада» хоккей командасы ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган 2011 елда туган балалар командалары арасында хоккей буенча фестивальдә ЧЕМПИОН булып калды. Яшь хоккейчыларны хэм аларнын тренерлары Газизжанов Ильшат улын хэм Камалеев Рафид  Равил улын зур жинулэре белэн котлыйбыз.
Голназ Хажетдинова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев