Теләче Информ

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

Теләче районы һәрвакытта үз халкының тырыш һәм бердәм булуы  белән аерылып торды.  Сезнең тырыш хезмәтегез, теләктәшлегегез  һәм кыюлыгыгыз нәтиҗәсендә безнең район алга атлый.

Эшмәкәрнең хезмәте-эш урыннары булдыру, сыйфатлы товар җитештерү һәм хезмәт күрсәтү. Аз керемле гаиләләргә һәм өлкәннәргә акцияләр үткәрүдә читтә калмаган эшмәкәрләргә без бик рәхмәтле.

    Шәхси бизнесын ачарга карар кылган кеше үз өстенә хезмәткәрләр алдында да, гаиләсе алдында да зур җаваплылык ала. Бу бигрәк тә кризис чорларында сизелә, эшмәкәрләрдән  бәйсез булган тышкы факторлар, күп кенә киртәләр барлыкка китерә һәм нәтиҗәдә, бизнес бөлгенлеккә төшеп, ябылырга да мөмкин.
Хөрмәтле эшмәкәрләр!
Әлеге катлаулы чорда Сезгә сабырлык, эшегезнең тиз рәвештә алга китүен, яныгызда ышанычлы хезмәттәшләр булуын, ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим.

Реклама

Теләче муниципаль районы
Башкарма комитет Җитәкчесе                                            Н. Н. Хаҗипов

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: