Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Сезне барыгызны да, изге Рамазан ае башлануы белән чын йөрәктән котлыйбыз.

Һәм аны барчабыз да, тыелганнардан тыелып, пакълык, шәфкатьлелек, миһербанлылык, сабырлык үрнәкләре күрсәтеп үткәрербез дигән изге теләктә калабыз. Башка еллардан үзгә буларак, быелгы Рамазан аен без, короновирус таралуы сәбәпле, килеп туган күп кенә чикләүләр, уңайсызлыклар белән каршылыйбыз. Шушы чорда, кадерле райондашлар, аның вакытлыча икәнен аңлап, бер-беребезне саклау максатыннан, медицина, дәүләт тарафыннан куелган таләпләрне үтәргә бурычлыбыз. Бу изге айда без барча уй-ниятләребезне бер-беребезгә  рәхим-шәфкать күрсәтүгә, мохтаҗларга ярдәм итү кебек игелекле гамәлләр кылуга багышлыйк. Чөнки  әлеге мәңгелек кыйммәтләр бер-береңне яхшырак аңларга, башка дин вәкилләре белән татулыкта яшәргә ярдәм итә. Алга таба да районыбызда тынычлык-иминлекне саклап, милләтара һәм динара татулыкта яшәрбез дип ышанабыз. Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга да сабырлык, сәламәтлек, иминлек алып килсен. Көннәребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын! 
Теләче муниципаль район Советы һәм
Башкарма комитеты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев