Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләребез!

Барчагызны чын күңелдән Рамазан ае башлану  белән котлыйм!

 Бу ай дин тотучы мөселманнарның чын бәйрәме, һәркайсыбыз бу айны Раббыбызга зур ихтирам белән көттек. Бу Рамазан аен каршылап, янә Изге аен каршылау мөмкинлекне Раббыбыздан сорыйбыз. Рамазан аенда мөэмин -  мөселманнар ай дәвамында  үзенең тотышына, гыйбадәтенә, рухи үсешенә нәтиҗә ясый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) әйтте: «Әгәр өммәтем Рамазан аенда нинди хикмәт-кәрамәтләрнең булганын белсә, Аллаһы Тәгаләдән аның һәр ай саен кабатлануын үтенер иде».

Рамазан ае һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен, барчабызның да өметләре аклансын, күңелләребезгә тынычлык иңсен!

Аллаһы Тәгалә барчабызга ныклы иман, исәнлек-саулык, иминлек, җан тынычлыгы биреп, ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирештерсен! Бөек Раббыбызның ярдәме, рәхмәте һәм бәрәкәте һәрвакыт юлдаш булсын! Йортларыгызга нур иңсен, табыннарыбыз мул булып, һәрвакыт хәләл ризык белән тулып торсын!

Иң изге теләкләр белән Теләче районы имам — мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев