Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хөрмәтле “Теләче” газетасы хезмәткәрләре, матбугат ветераннарыбыз, райондагы актив хәбәрчеләребез! Бәйрәм белән!

Массакүләм мәгълүмат чараларының тормыштагы роле бәяләп бетергесез зур.

Газета-журналлар өйгә килеп кергән кунак кебек. Алар үзләре белән район яңалыклары, кызыклы фикерләр, күңелле, кайчак гыйбрәтле дә хәбәрләр алып килә. Язмаларда – без белгән, янәшәбездә яшәгән, эшләгән хезмәттәшләр, күршеләр, туганнар, дуслар, авылдашлар. Алга таба да аларның матур эш-гамәлләре, хезмәт уңышлары турында укып, болар – безнең район кешеләре дип сөенергә язсын. Сездән дә кызыклы язмалар көтеп калабыз. Авылларыгызда булган яналыкларны безнең белән дә уртаклашсагыз иде. Хезмәттәшләребезне, хәбәрчеләребезне һөнәри бәйрәм белән ихлас котлыйм. Иҗади планнарыгызның тормышка ашуын, сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек юлдаш булуын телим!

Баш мөхәррир Ленар Хуҗин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев