Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хөрмәтле ветераннар- фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашлар!

Сезне Теләче муниципаль район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Онытылмас кырык бишенче елдагы кебек үк, 9 май бүген дә Ватаныбыз тарихындагы истәлекле дата гына түгел, чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме булып кала. Ул яхшылыкның яманлыкны җиңүен, хаклык һәм гаделлекнең тантана итүен, имин киләчәккә якты өметләрне гәүдәләндерә. Бөек Җиңү көне - күңелләрне дулкынландыра торган иң кадерле һәм иң шатлыклы бөтенхалык бәйрәме.

Безнең Теләче районыннан Бөек Ватан сугышында 7587 кеше катнашты. Шуның 4260ы яу кырларында башын салып ятып калды. Бу каһарманнарның исемнәре халкыбыз күңелендә батырлык һәм Ватанга мәхәббәт символы булып яши. Әбде авылыннан Советлар Союзы Герое Ксенофонтов Александр Кузьмич; Түбән Саурыштан Дан Орденының тулы кавалеры Мотыйгуллин Абдулла Мотыйгулла улы; Ключище авылыннан ике тапкыр Дан Ордены кавалеры, 1945 елгы Парадта катнашучы Степанов Владимир Петрович, Шәтке авылыннан икенче һәм өченче дәрәҗә Дан Ордены кавалеры Кадыйров Бәдри Закир улы, Теләчедән ике Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак һәм Александр Невский орденнары кавалеры Крайков Алексей Тимофеевич, 3нче дәрәҗә Дан Ордены кавалеры Узелков Иван Александрович Бөек Ватан сугышы тарихына мәңгегә кереп калдылар. Олы Кибәхуҗа авылыннан Мостафин Морат Әхматсафа улына һәлак булган Украина җирендә мәрмәр һәйкәл дә куелган. Ирләр белән бергә сугышкан Теләче хатын–кызлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары Бочкарева Мария Федоровна, Шамаева Вера Ильинична һәм хәрби врач Писарева Антонина Андреевна да безнең горурлыгыбыз.

Тылда да тиңдәшсез батырлыклар күрсәтелде. Хатын-кызлар, яшүсмерләр, шул чор балалары тәүлегенә 12-14шәр сәгать эшләп, фронтны кирәк-ярак белән тәэмин итеп тордылар. Хезмәтегез өчен, йокысыз үткән төннәрегез, тол калудан койган яшьләрегез өчен сезнең алда мәңге бурычлыбыз. Зур рәхмәт Сезгә, хөрмәтле хезмәт ветераннары! Еллар безне туп тавышлары яңгыраган, миллионлаган ватандашларыбызның каны коелган кайгылы көннәрдән торган саен ераккарак алып китә.

Вакыт үткән саен Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны кими бара. Хәзер алар районыбызда 6 гына кеше калды. Шуңа күрә дә батырларның истәлеген мәңгеләштерергә, үзебезнең арада яшәүче ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә бөтен халык белән кайгыртучанлык күрсәтеп, балачактан таныш булган “Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмый” дигән канатлы сүзләрне тормышка ашырырга тиешбез.

Кадерле ветераннарыбыз һәм тылда фидакарь хезмәт күрсәтеп Бөек Җиңүне якынайткан райондашлар! Сезне ихлас күңелемнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбрик итәм. Сезгә чын күңелдән исәнлексаулык, иминлек, кадер-хөрмәт күреп яшәвегезне һәм туган җиребезне башка беркайчан да сугыш ялкыны чорнамавын, күгебез аяз, тормышыбыз имин һәм мул булуын телим. Без Сезнең алда елларның имин булуы, бәйсезлегебез, туган һәм туачак балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен мәңге бурычлы. Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының батырлыгы бүгенге һәм киләчәк буыннар күңелендә мәңге яшәр. Батырлар даны мәңгелек! Илебез азатлыгы өчен көрәшеп һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләрдән чәчәкләр өзелмәсен, алар халык күңелендә мәңге саклансын. Бөек Җиңү бәйрәме белән, хөрмәтле райондашлар!

Ихтирам белән Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев