Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Киләчәк яшьләр кулында

Бүген тугызынчы һәм унберенче сыйныфта укучылар сайлау алдында. Хәзер аларның яшь күңелен “Нинди һөнәр сайларга?”, “Кайсы уку йортына керергә?” кебегрәк сораулар борчый торгандыр. Бу күпләр өчен табигый хәл. Нәкъ менә хәзер аларга төпле юнәлеш бирү зарур.

Әлеге нисбәттән бүген Шәтке урта мәктәбенең тугызынчы һәм унберенче сыйныфларында белем алучы укучылар өчен очрашу үткәрелде.

Әлеге очрашуда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, идарәнең кадрлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Хәкимуллина, җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдинов, Шәтке урта мәктәбе директоры Александр Ибушев һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минстрлыгының авыл хуҗалыгын механикалаштыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Инсаф Шәрәфиев катнашты һәм чыгыш ясады.

Очрашу турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев