Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Киләчәк - югары технологияләрдә

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек бүлеге башлыгы Сирин Нигъмәтҗанов белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария Идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин районыбызның “Шәрәфиев Р.З.” шәхси преприятиесе белән “Алан” акционерлык җәмгыятенең терлекчелек комплексларында булып, алардагы эшнең куелышы белән таныштылар.

Бер уңайдан алар “Алан” акционерлык җәмгыяте базасында алтынчы елын эшләп килүче азык әзерләү үзәген дә карадылар. Җитештерү объектлары белән танышу “сорау һәм җавап” форматында алып барылды.  

Аларны әлеге комплекслар буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов озата йөрде. Җитештерү объектлары җитәкчеләрдә бары уңай фикерләр генә калдырды. Азактан, йөреш вакытында күрелгәннәрдән чыгып, алар, терлекчелекнең киләчәге “Алан” акционерлык җәмгыяте базасында күрсәтелгәнчә, югары технологиягә ия  комплексларда булуын әйттеләр.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев