Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Киңәшмә узды

Кичә, ягъни 17 апрель көнне, Балалар сәнгать мәктәбендә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Д.С. Иксанов катнашында киңәшмә узды.

 Киңәшмәдә үтеп баручы уку елы буенча төп мәсьәләләр каралды,  максатлар һәм бурычлар куелды.

Сүз уңаеннан, 24 апрель көнне, район мәдәният йортында,  ата-аналар тарафыннан ел да көтеп алына торган “Балалар сәнгать мәктәбе” укучыларының еллык отчет концерты булуы көтелә. Концертта мәктәпнең иҗат коллективлары, җыр, бию, театр сәнгате, төрле уен коралларында уйнаучы яшь талантларыбыз чыгыш ясаячак.

Башлану вакыты – 16.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев