Классташым...
Мәктәпләрдә яңгыраган соңгы кыңгырау бәйрәменә
Карашың hәрчак мөләем,
Сызылып киткәндер кашың.
Барыннан да иң кадерле,
Син газиз , классташым.
Дөрес киңәшләрең белән,
Күрсәтәсең юл башын.
Кулны кулга бергә тотып,
Без атлыйк, классташым.
Беркем күрәзәче түгел,
Белми ниләр буласын.
Бар кешегә үрнәк итеп,
Дус яшик , классташым.
Мин әгәр дә аең булсам,
Син булырсың, кояшым.
Мина җылыңны кызганмый,
Биреп тор, классташым.
Газинур Әхмәтҗанов.
Азнакай шәһәре.
24 май.2022 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев