Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көн мәсьәләсе - сыйфатлы хезмәт

8 август көнне, без, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыклары чикләнгән “Август - Теләче” һәм “Алан” ширкәте кырларында булып, урып-җыю эшләренең барышы белән танышып кайттык.

Дөресрәге,  җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте комбайчыларының  2022 ел урагын башлап җибәргән мәле иде. Алга авылы янәшәсендә урнашкан 368 гектарлы көзге бодай басуын, аның да “Московская” сортлысын турыга суктырырга кереште алар. Алар дигәнем, “ТУКАНО - 368” комбайнын иярләүчеләр Мәүлетҗан Хәбибуллин, Фоат Дәүләтшин, Ильяс Җәләлетдинов һәм “РСМ - 160” комабайнында эшләүче, узган елгы урак  батыры Данил Шигаевлар. Әлеге басуның  мул уңыш вәгъдә итүе әллә кайдан күренеп тора. Ширкәт агрономы Илназ Әхваров гектарыннан 35-40 центнер уңыш чыгар фарзалаган иде. Әйткәне рас килгән. Соңрак билгеле булганча, әлеге басудан уңыш чыгышының  42,1 центнер тәшкил итүе билгеле булды. Әлбәттә, әлеге күрсәткеч артында җитәкчеләрнең, белгечләрнең һәм игенче-механизаторларының (һәркайсы рация, көнгә ике тапкыр туклану белән тәэмин ителгән) заманча техника белән, алдынгы технологияләргә таянып эшләве һәм фидакарь, намуслы хезмәте ята. 

Соңрак без булган җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте техника паркында булдык. Бу вакытта ширкәт комбайнчылары 146 гектарда игелгән арыш басуын суктыруны тәмамлап, җыйгычны - турыга суктыра торган ургычка  алыштырып, 70 гектарлы көзге бодай басуын суктырырга чыгып барышлары иде. Шул ук вакытта алар төшке ашны да ашап өлгергәннәр иде . Алар -  “АКРОС 530” комбайнын иярләүчеләр, үз эшләренең осталары -  Ренат Гатауллин (ярдәмчесе - улы Ленур), Илһам Мөҗипов (ярдәмчесе - Ирек Нурисламов), Марат Вәлиуллин (ярдәмчесе - Илдар Галиуллин) Илдар Җәләлетдиновлар (ярдәмчесе - улы Алмаз). Әлеге уңганнар суктырган икмәкне “КамАЗ” шоферлары Рәшит Хәбиров, Рафис Хәбибрахманов, ГАЗ - 53 автомобиле белән Рәкыйп Яруллин, Мидхәт Шәкүровлар түкми-чәчми ындыр табагына ташып тора. Икмәк муллыгы алардан зур өлгерлек сорый. Ташып өлгерсеннәр генә!

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Без булган ике хуҗалыкта да урып-җыю эшләренә нигездә тупланган. Без аларга мул уңыш вәгъдә итүче 2022 ел урагында уңышлар теләп калабыз. Булганын югалтыйча, түкми-чәчми җыеп алырга насыйп булсын.Бу хакта тулырак район газетасыннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев