Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Көндәлек эш барышы белән танышты

Бүген муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән бергә, Рөстәм Шакирҗанов (Олы Нырсы), Илназ Зәкиев (Олы Нырсы), Рәмзил Гайфуллин (Тактамыш) һәм Айсинә Гыйниятуллина (Олы Мишә) крестьян-фермер хуҗалыкларында булып, алардагы көндәлек эшнең барышы белән танышты.

Крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән аралашу вакытында район башлыгы аларга терлекләрнең баш саннарын саклап калу һәм  арттыру, заманча технологияләр кулланып, хуҗалыкларда җитештерелә торган продукциянең үзкыйммәтен киметү бурычын куйды. 

 Моннан тыш, йөреш вакытында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре дә калку күтәрелде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев