Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Конкрет бурычлар куелды

Бүген, ягъни 16 август көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре өчен киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә сүз районда урып-җыю эшләренең барышы, игене суктырылган мәйданнарны саламнан арындыру, төп эшкәртү һәм көзге чәчү кебек агрочараларны кичекмәстән башлау турында барды. Кызганыч, әлеге эшләр бик аз күләмдә генә башкарылган әле. Урып-җыю эшләренең дә темпы бик сүлпән. Эш темпы, иген чыгышы буенча да уртача республика күрсәткеченнән дә калышабыз. Шуңа да район башлыгы урыннарда эш темпын бермә-бер арттыру максатыннан җитәкчеләргә конкрет бурычлар билгеләде. 

Киңәшмәдә терлекчеклек темасы да калку күтәрелде. Терлек азыгына, икмәккә мул җәйдә дә бериш хуҗалыкларда ит, сөт җитештерүдә, терлекләрнең баш санын саклауп калуда, үрчем һәм тәүлекле үсеш алуда чигенеп эшләү күзәтелә. Урыннардагы хәлне уңай якка үзгәртү өчен җитәкчеләргә җитди таләпләр куелды.

Киңәшмәдә катнашучылар “Агролак” ширкәтенең амбар хуҗалыгында һәм арпа басуында булдылар. Биредә ширкәтнең быел иң күп икмәк суктырган комбайнчысы Василий  Архиповка  кызыксындыру премиясе серификаты тапшырылды. Аны ул муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов кулыннан кабул итеп алды.

Шулай ук бу көнне район башлыгы Нәҗип Хаҗипов ширкәт җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдиновны да туган көне белән котлап, истәлек бүләге тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X