Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көрәш буенча ачык Арча муниципаль районы беренчелеге узды

26 ноябрь көнне Арча шәһәренең Арча урта мәктәбе спортзалында 2007-2008, 2009 нчы елда туган һәм аннан да кечерәк егетләр арасында Искәндәровлар гаиләсе һәм 6 номерлы Арча урта мәктәбе корәшчеләре әти-әниләре призына көрәш буенча ачык Арча муниципаль районы беренчелеге узды.

 Бу ярышта Арча, Теләче, Әтнә, Питрәч, Биектау, Балык Бистәсе районнарыннан, Казан шәһәренең Осиново бистәсеннән яшь көрәшчеләр катнашты катнашты. Тренерлар Галимов Д.И., Гыйниятуллин И.С..  Шәмсетдинов Р.М.җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясап кайтты.

40 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Мусин Азат (Теләче) – 1 урын, Хәйретдинов Ибраһим (Баландыш) – 3 урын, 60 кг.нан югары үлчәү авырлыгында Ибраһимов Рафил (Олы Мәтәскә) – 2 урын, Кәримуллин Ислам (Олы Мәтәскә)  - 3 урынны яулады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев