Коррупция буенча чираттагы киңәшмә узды
Бүген район хакимиятенең актлар залында, коррупция буенча, чираттагы киңәшмә узды.
Киңәшмәне муниципаль район башлыгы, әлеге комиссиянең рәисе Айрат Фатхуллин алып барды. Утырышта биш мәсьәлә каралып, алар буенча аппарат җитәкчесе, комиссия председателе урынбасары Илдар Мубинов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Нигьмәтҗанов чыгыш ясады.
Киңәшмә азагында утырышта каралган көн тәртипләре буенча эзлекле эш алып бару бурычы куелды, Теләче районында көнкүрештәге коррупцияне киметү буенча чаралар расланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев