Котлауларга бай Ифтар
Бүген «Хәкимова Ф.Т.» шәхси предприятиесенә караган «Маяк» кафесында авыл хуҗалыгы предприятиеләре иганәсенә чираттагы Ифтар мәҗлесе булды.
Аны кереш сүз белән муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин башлап җибәрде. Ул мәҗлесне күңелле чарадан – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ралиф Хәниф улы Низаметдиновны гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее белән котлаудан башлады.
Шулай ук аны гомер бәйрәме белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, республика агросәнгате ветераннар Советы рәисе Марс Алиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь, прозаик, юбилярның сабакташы Ркаил Зәйдулла да котлады.
Соңыннан районыбыз мөхтәсибе, төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев тарафыннан Корьән сурәләре укылып, бердәм рәвештә намазга бастылар һәм Ифтар мәҗлесендә катнашучылар мул сыйлы табын урнаштырылган залга уздылар.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев