Котлыйбыз!
12-14 май көнне «Дуслык» сәламәтләндерү үзәгендә рус теленнән республика олимпиадасы үтте.
Биредә Олы Мишә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Нурфия Заһидуллина призерлар исеменә керде. Бу зур жиңүе өчен ул олимпиаданың халыкара этабына чакырылды һәм катнашкан Россия һәм якын чит илләрнең 186 укучысы арасыннан Нурфия жиңүче исеменә лаек булды. Нурфиягә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын, тагын да зур дәрәжәләргә ирешүен телибез. Котлыйбыз аны!
Житәкчесе - Хуҗина Гөлфия Шарифулла кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев