Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Котлыйбыз, Ләйсән!

Бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләре комиссиясе тарафыннан уздырылган әдәби әсәрләр бәйгесенең тәбрикләү тантанасы булып узды.

Әлеге бәйгедә катнашып, райондашыбыз Югары Кибәхуҗа авылы кызы Ләйсән Низамованың икенче урынга лаек булган "Тиле" дип исемләнгән хикәясе тиздән "Казан утлары" @kazan_utlari журналының 03/2022 санында басылачак.

"Шыпырт кына читтә калырга ирек бирмичә, "Яз!" дип ныклап ут төрткән, "Булдырасың!" дип канат куючы кадерле кешеләремә ихлас рәхмәтем!",- ди Ләйсән үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев