Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күп вакыт кирәкми

“Август- Теләче” ширкәте районыбызда уңышлы гына эшләп килә. Ширкәт җитәкчелеге үзенең хезмәткәрләрен дә даими рәвештә кайгыртып тора.

Шуның ачык бер мисалы - ширкәттә эшләп лаеклы ялга чыккан тыл ветераннарын вакытлы матбугатка яздыру. Алар арасында район газетасы “Теләче” дә бар. Агымдагы елның икенче яртыеллыгында 24 ветеранның йортларына район хәбәрләре килеп торачак. Һәрчак игелекле гамәлләргә тартылучы, иганәчелек белән шөгыльләнүче компания моны зур вакыйга санамый. Ширкәт җитәкчелеге бу хакта безгә дә әлләни җәелеп сөйләргә теләмәде. Ә менә өлкәннәр моның өчен ширкәт җитәкчелегенә олы рәхмәтле. “Җитәкчелектән хөрмәт, игътибар, кайгырту тою бик рәхәт. Әти-әниләребез һәрчак район газетасын алдырды, укыдык. Бүген һәр нәрсә кыйммәт, бүләк газетаны укуы тагын да күңелле. Җитәкчеләребезгә алдагы эшләрендә уңышлар гына телибез”, - диделәр. Үзәк бистәсеннән ике Ленин орденына ия булган Фәридә Аухадиева: - Газетаны бик яратып укыдым, алдырдым. Хәзер инде укырга кыен. Онытмыйча искә алганнары өчен рәхмәттән башка сүз юк. Безнең авыр елларда эшләгән хезмәтләрне онытмыйлар күрәсең. Гыйлембанат Хазиева, Караширмә авылы: - Газета укырга яраттым, хәзер укый алмыйм. Балалар газетадан район, ил- көн яңалыклары белән таныштырып бара. Безне хөрмәтләгән өчен җитәкчеләрнең эшләре уңсын. Олы кешегә күп кирәк түгел, бер җылы сүз, игътибар да җитә.

Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев