Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Көрәшкә чагыштырмача соң килдем”

Казанда белем алып, районга кайтып, бер ел дәвамында Үзәк, Алан урта мәктәпләрендә көрәш түгәрәге алып барган яшьбелгеч - тренер Алмаз Альфред улы Сәетовны шушыкөннәрдә генә яңа эшкә – “Форпост” яшьләр оешмасына җитәкче итеп билгеләделәр. Аңа яңа эшендә уңышлар теләп калабыз.

Шунысы игътибарга лаек, без - теләчелеләр, тумышы белән районыбызның Тиләҗе авылыннан булган Алмазны – яшь, киләчәге өметле булган көрәшче буларак та беләбез. Аның бу яраткан шөгыле турында 13 август - Физкультурачылар көне алдыннан язып китү һич тә язык эш булмас.

Алмаз татарча көрәш белән мәктәп елларыннан ук теләп, яратып шөгыльләнә. Үзе әйткәнчә, ул аңа чагыштырмача соң, Иске Җөри урта мәктәбендә җиденчесигезенче сыйныфларда укыганда гына килгән. Нәкъ шул елларда ул Иске Җөри авылы мәдәният йортында урнашкан спорт залына Алмаз Сафин җитәкләгән (беренче тренеры!) көрәш түгәрәгенә йөри башлый. Бу урында Алмазның әтисе Альфредның, әтисенең абыйсы Габделхай аганың үз төбәкләренең танылган көрәшчеләре булуын да әйтеп китәргә кирәк. Тиләҗелеләр Альфредның авыл Сабантуенда батыр калганын да яхшы хәтерлидер әле. Хәзер исә ул Теләче Сабантуенда ветераннар арасында үткәрелә торган ярышта “Теләче Карелины” – Азат Шәйхетдинов белән иң актив катнашучыларның берсе. Әлбәттә, Алмазга ул чактагы мәктәп директоры, көрәш буенча район җыелма командасы вәкиле Рафис Мөбәрәкшинның һәм дуслары белән күршеләренең дә йогынтысы тими калмагандыр. Беренче елда ук ул Баландыш төп мәктәбе спорт залында атаклы комбайнчысы Миңнегали Сафин призына үткәрелгән ярышта өченче урынны яулый. Икенче бер данлыклы райондашыбыз, фермер Сәгыйть Гыйниятуллин призына үткәрелгән көрәш ярышында икенче урынга чыга.75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан Алмаз мәктәптә укыган елларында районкүләм ярышларында беренчелекне берәүгә дә бирми. Актанышта, республикабызның беренче президенты Минтимер Шәймиев призына үткәрелгән ярышта өченче урынга чыкса, Мамадыш шәһәрендә “Татарстан яшьләре” призына үткәрелгән мәртәбәле ярышта икенче урынны яулый...

Фәнил Нигъмәтҗанов

Алмаз Альфред улы хакында тулырак район газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X