Күгебезне уяу саклыйлар
Бүген Ракета һәм артиллерия гаскәрләре көне. Шушы уңайдан Теләче авылында урнашкан “Җиңү аллеясы”нда әлеге төр гаскәрләрдә хезмәт иткән райондашларыбыз катнашында тантаналы митинг булып үтте.
Чарада катнашучыларны әлеге истәлекле көн белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, районның интернационалист сугышчылар, Ракета һәм артиллерия гаскәрләре берлекләре җитәкчесе Айдар Галимҗанов, Ракета һәм артиллерия гаскәрләре ветераны, полковник Равил Хәбиров тәбрикләде. Тантаналы чарада Теләче һәм Иске Җөри урта мәктәпләренең “Яшь армия” отряды әгъзалары катнашты.
Чыгыш ясаучылар тарафыннан котлау сүзләре җиткерелеп, изге теләкләр әйтелгәч, илебез азатлыгы өчен изге сугышларда һәлак булган, ракета һәм артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән ватандашларыбызның, якташларыбызның якты истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды, алар истәлегенә һәм хөрмәтенә төзелгән обелискка кызыл канәферләр куелды.
Фәнил Гаязов.
Бу хата тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев