Кул көрәше буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты узды
16-22 март көннәрендә Орёл шәһәрендә кул көрәше буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты узды.
Россия Федерациясенең 57 субъектыннан 813 спортчы катнашкан әлеге ярышларда Татарстан Республикасы командасы составында Теләче спорт мәктәбе спорчылары да тренерлары Кыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә уңышлы чыгыш ясады.
Иске Җөри урта мәктәбеннән Гараев Тахир 3 урынга, Караширмә авылыннан Хуҗина Рания 4 урын,
Алан авылыннан Җамалиева Азалия 5 урынга лаек булды. Гараев Тахир Россия җыелма командасы составында 2025 елның сентябрендә Болгариянең София шәһәрендә узачак Дөнья беренчелегендә катнашу хокукы алды һәм стипендиат булды. Рания Хуҗина исә спорт мастерына кандидат нормаларын үтәде (КМС). Безнең спортчылар катнашкан Татарстан җыелма командасы исә Россия беренчелегендә 2 урынга лаек булды. Тренер Айрат Әхмәт улын да, Тахир, Рания, Азалияне зур җиңүләре белән чын күңелдән тәбриклибез, алдагы ярышларда уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев