Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кулланучылар өчен мәгълүмат

Теләчедә яшәүче хатын-кыз Казан шәһәрендәге комиссион кибеттә төзек булмаган тегү машинасын сатып алган һәм закон буенча аңа нәрсә тиеш булуын белергә тели.

Әгәр дә кулланышта булган товар сатып алганнан соң, кимчелекләр ачыкланса, нишләргә? Бу сорауга җавап алыр  өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесенә Ләйсән Абдуллинага мөрәҗагать иттек.

- Элек кулланышта булган товар торышы турындагы мәгълүмат ярлыкта урнаштырылырга тиеш. Әгәр дә сатучы дефектларны яшереп калган икән, сатып алучы аны алмаштыруны, ремонтлауны, бәяне киметүне яки акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

Шулай ук кайбер товарларны (медицина приборлары, дарулар, гигиена чаралары, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм эчке киемнәр) кабат сатарга ярамый, дип искәртте.

Сатып алучыга сатучыга карата язма дәгъва төзергә киңәш итәм. Дәүләт алкоголь инспекциясенен белгечләре, кирәк булса, юридик яктан ярдәм итәргә әзер, элемтә өчен безнен Теләчедәге номер 2-12-55.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев