«Күн туп» бөтенроссия ярышларында Татарстан данын яклап чыгыш ясап , җиңүгә ирештеләр!
Районыбызның футбол командасы «Күн туп» бөтенроссия ярышларында Татарстан данын яклап чыгыш ясап , җиңүгә ирештеләр!
Хәзер әлеге команда Түбән Новгородта булачак финал ярышларына әзерләнә. Алар 28 мартта юлга кузгалачаклар.
«Күн туп» бөтенроссия турниры – футбол буенча балалар-яшүсмерләр арасында уздырыла торган ярыш. Беренче турнир 1964 елда легендар совет капкачысы Лев Яшин инициативасы буенча узган, ләкин аны бер яшь төркемендә генә үткәргәннәр. Бүгенге көндә ярышлар өч яшь төркемендә үткәрелә һәм Россиядә футбол буенча уздырылучы иң массакүләм ярышлардан санала.
Әлеге ярышта катнашу мөмкинлеге тудырган өчен район эшмәкәрләре рәисе Исмәгыйлов Ирек Рафаэль улына зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев