Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күңел җылысы биреп эшләүче мөгәллимнәребез зур хөрмәткә лаек

Тормышта нинди генә һөнәр ияләре юк. Алар арасында үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, эшенә күңел җылысы биреп эшләүче мөгәллимнәребез зур хөрмәткә лаек. Алтын көзнең иң күркәм бәйрәмнәренең берсе булган – укытучылар көнендә Олы Мишә гомуми урта белем бирү мәктәбендә хезмәт куючы укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзегезгә туплагансыз. Сездәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп, балаларыбыз, оныкларыбыз өчен хезмәт куясыз. Авыр, ләкин, дөньядагы иң кирәкле хезмәтне, бар сабырлыгыгызны туплап, балаларны белем дөньясына җитәкләп алып керүче якын кешеләр дә Сез. Нинди генә авыр вакытлар булмасын, һәр вакыт ачык йөз белән каршы алучы укытучыларыбызның йөзләреннән елмаю китмәсен. Аларга эшләрендә, тормышларында зурдан –зур уңышлар, күңел тынычлыгы теләп калабыз.

Барлык ата-аналар исеменнән: Олы Мишә авыл китапханәче Рузалия Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев