Күренекле шәхесләребезне искә алдык
Бүген район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә күренекле якташларыбыз - фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең Атказанган фән эшлеклесе Яхъя Абдуллинның (Олы Кибәхуҗа) тууына - 105, журналист, язучы һәм тәрҗемәче Мәхмүт Макъсудныкына (Югары Кибәхуҗа) - 125 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция булып үтте.
Китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, һәм укучылар чакырулы булган, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резидә Дәүлиева һәм Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе, Теләче һәм Олы Кибәхуҗа урта мәктәпләре укучылары чыгышлары белән үрелеп барган чарада Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укытучысы Гөлназ Закирова, районыбыз мөхтәсибе, Төнъяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, якташыбыз, журналист, галим филология фәннәре докторы, профессор, Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль - фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиачаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин, муниципаль район башкама комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов, “Ак барс банкы”ның Теләчедәге өстәмә офисы директоры Фидәил Мортазин, районыбызның якташлар җәмгыяте кураторы Алия Сабирова катнашты һәм чыгыш ясады.
Чара турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев