Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Күркәм гаилә

Гаилә - һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Бәхетле гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә.Бу язмам нәкъ менә шундый күркәм сыйфатлары булган Галимҗан улы Рәхимҗан һәм Кәрим кызы Минзифа апа гаиләсе турында.

1919 нчы елда Олы Мишә авылында дөньяга килгән малайның ”әти-әни” дип теле ачылып килгән чорларда, ялгызын гына ызанга утыртып куеп, бакча эшләрен башкарган ата-ана, кисәк кенә уллары Галимҗанның телсез һәм чукракка әйләнүен аңлап бетерә алмый. Галимҗан кечкенәдән тимерче Хәниф абый янында йөреп, аның хезмәте белән кызыксына, дөресрәге, эшләргә өйрәнә. Бераз үсеп, буйга җиткәч, үзенең туган авылында тимерчелектә эшләргә урын булмаганлыктан, ул хезмәт юлын хәзерге Саба районы Түбән Шытсу авылында башлап җибәрә. Хезмәттәше, зур чүкеч белән сугучы (молотович) инвалид егет белән бик тату эшлиләр. Кичләрен бергәләшеп “вечер” уйнарга клубка йөриләр. Анда чибәр кызлар бик күп була, ә егетләрнең санаулы вакыты.

1924 нче елда Саба районы Түбән Шытсу авылында 9 балалы ишле гаиләдә дөньяга килгән Рәхимҗанның әнисе Гөлбикә апа, тиф авыруы киң таралган чорда бөтен туганнарын югалтып, берүзе исән кала, 1940 нчы елда 16 яшеннән, кызлардан беренчеләрдән булып,  тракторчы һөнәрен үзләштерә. Ул колхозда ягулык салучы булып эшли, аннары  колхозның данлыклы тракторчысы Фәйзрахман абый белән беррәттән көпчәкле тракторны иярли. Фәйзрахман абыйны сугышка озаткач, тракторчы хезмәте тулысы белән хатын-кызлар кулына кала. Гөлбикә апа белән Зәйтүнә, Вәлия, Наһар апалар да тракторда эшли башлыйлар. Тракторлар өчен көнкүреш кирәк-яракларны, ягулыкларны бик саклап тотып эшләгән бу кызлар һәрчак алдынгылар сафында була. Тырыш хезмәтләре өчен Гөлбикә апа берничә тапкыр акчалата бүләкләнгән. Иң авыр сугыш чорларында тракторда эшләгән кыз, 1944 нче елда бәхетсезлек очрагына дучар булып, яраткан хезмәтеннән аерылырга мәҗбүр була, чөнки аның аягы трактор тәгәрмәченә кысыла.

Бер көнне, кичке уен вакытында, телсез Галимҗан: “Мин бу кызга өйләнәм”, - дип төртеп күрсәткәч, Гөлбикә апаны ток суккандай була.  Чибәр кызны кулына төшерә алганына сөенеп, Галимҗан авылына кайтып, Гөлбикә апаны җитәкләп урам әйләнә. Алар Олы Мишә авылында тормыш корып бергә яши башлыйлар. 1945 нче елда беренче балалары – Рәхимҗан абый дөньяга килә. Аннары Гөлниса, Афзалниса, Сәфәргали абый туа. Галимҗан абый 1954 нче елда Баландыш авылына эшкә урнаша һәм гаиләсе белән үзе эшләгән авылга төпләнә. Балалары белән бик матур итеп гомер кичергәндә,1956 нчы елның сентябрендә Галимҗан абый бакыйлыкка күчә. 12 ел гомер кичереп, 4 бала белән тол калган Гөлбикә апа кабат Олы Мишә авылына кайтып төпләнә. Инде күптәннән кул арасына кереп, эшләргә өйрәнеп үскән балалар Гөлбикә апага ныклы терәк булалар.

Рәхимҗан абый 12 яшеннән ат җигеп йөри башлый, ат көтүен көтә. 15 яшендә Рәхимҗан абыйга ышанып бозау көтүен тапшыралар. 1962 нче елдан фермада сыер көтүен көтә. Ул чорларда сыерларны урман буенда карда да сава торган булганнар. Сыер савучы кызлар, сөтләрен бидоннарга салып, ГАЗ-53 машинасына төяп, чишмәгә суытырга куя торган булганнар. “Хезмәтебез авыр булса да бик күңелле яшәдек, ферма өйләрендә, лагерьларда кунып, кичке уеннарга төшеп, авылларга барып концертлар куеп йөрдек”, - дип искә ала Рәхимҗан абый.

1969 нчы елда, Рәхимҗан абый күрше авыл кызы Минзифа апа белән тормыш корып, 4 балага гомер бирәләр. Олы уллары Самат, тормыш иптәше Наилә белән авылда төпләнеп калып, ике бала үстерәләр, умартачылык белән дә шөгыльләнәләр. Кызлары Флера, күрше авыл егетенә кияүгә чыгып, гомерен укытучылык хезмәтенә багышлый. Өченче бала булып дөньяга килгән уллары Фәрит Кукмара кызы Рузалия белән тормыш корып, төп нигездә ишле гаилә булып, матур, тату гомер кичерәләр. Кече кызлары Фирдания үзенең гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Балалар әти-әни үрнәгендә туганчыл, дус-тату булып, саф татар телендә аралашып, гореф-гадәт, йолаларны онытмыйча буыннан-буынга тапшыра.

Мөхәммәтҗановлар нәселе элек-электән үк спорт белән шөгыльләнгән. Сабантуйларда бил алышып алдынгы урыннарны бирмәгәннәр, даннары район һәм республика күләмендә танылган. Мәйдан уртасында гер күтәрү һәм кул көрәштерү ярышларында аларга тиңнәр юк. Әнисе Гөлбикә апаның дәвамчысы булып Рәхимҗан абый да дин юлыннан киткән. Ул бүген дә һәр өйнең кадерле кунагы, чөнки үзенең аһәңле тавышы белән йортка Коръән укый, яңа туган сабыйларга исем куша. Иртә-кич мәчет манарасыннан аның азан әйткән моңлы тавышы ишетелә.

Рәхимҗан абый белән Минзифа апа гомерләре буе фермада эшләп, лаеклы ялга чыгалар. Бүгенге көндә төп йортка йозак, акыллы киңәшләре белән дүрт балага, кияү-киленнәргә, ун онык, ике оныкчыкка кадерле әби-бабай булып, бергәләп уңышлар һәм бәйрәмнәр шатлыгын кичереп, уңышсызлыклар һәм кыенлыклар ачысын уртаклашып, 55 ел бер-берсен хөрмәт итеп, тигез гомер кичерәләр.

Якыннарының игътибарын тоеп, кече улы Фәрит – Рузалия һәм аларның өч балалары белән матур картлык кичерүче әлеге гаиләне “Күркәм гаилә” дими мөмкин түгел.

Рузалия Газизова, Олы Мишә китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев