Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Куркынычсыз тизлек сакланмый

22-27 ноябрь көннәрендә республикада, шул исәптән районда “Каршы як полосасы” дип исемләнгән оператив-профилактик чара булып үтте.

Чара барышында район дәүләт автоинспекцияcе хезмәткәрләре тарафыннан 4 кагыйдә бозучыга административ беркетмә төзелгән, аларның берсе кагыйдәне икенче тапкыр бозган. Агымдагы елның ун аенда 61 райондашыбыз ярамаган урында каршы юнәлешле полосага чыкканы өчен юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcе хезмәткәрләре тарафыннан административ җаваплылыкка тартылган. Узган ел әлеге кагыйдәне бозучылар 27 генә булган. Үсеш 2,3% тәшкил итә.

Статистик мәгълүматларга караганда, юл һәлакәтләренең күпчелеге ярамаган урында каршы як полосага чыгу аркасында була. Нигездә, шул аварияләрдә к е ш е л ә р н е ң г о м е р л ә р е өзелә, төзәлмәслек тән, күңел җәрәхәтләре ясала. Машина йөртүчеләр каршыга килүче автомобиль белән ике араны дөрес исәпләми. Җитмәсә, узып китү вакытында тизлекне арттырырга туры килә. Юл хәрәкәте чикләүләренә игътибар итмәү транспорт белән идарә итүне югалтуга китерә. Бу очракта быел 24-25 ноябрь көннәрендә Лаеш районы биләмәсендә булган ике юл-транспорт һәлакәтен искә алып китү дә җитә. 24 ноябрь көнне кичне Казан-Оренбург трассасының 38 чакрымында 31 яшьлек ир-ат идарә итүендәге “Land Cruiser Prado” автомобиле каршы як полосага чыгып, 80 яшьлек пенсионер йөрткән “KIA Sportage” машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, “KIA Sportage” автомобиле салонында булган 1989 елда туган ират белән 1947 елгы хатын-кыз пассажир фаҗига урынында һәлак булалар. 25 ноябрь көнне исә Р-293 трассасында, Лаеш районы борылышында, ягулык салу станцияcе тирәсендә авыру бала белән әнисен хастаханәгә алып баручы “маячогын” уйнатып, сирена белән килүче “Ашыгыч ярдәм” машинасы каршы як полосага чыга, “Land Cruiser Prado” автомобиле белән бәрелешә. “Land Cruiser Prado” хуҗасы кирегә борылганда “Ашыгыч ярдәм” машинасына юл бирми. Һәлакәт нәтиҗәсендә, Норлат үзәк хастаханәсенең анестезиология-реанимация бүлегенең 61 яшьлек анестезиологы Роза Трифонова һәлак була. Һәлакәт вакытында “Ашыгыч ярдәм” машинасында булган табиб, бала, аның әнисе һәм йөртүче зыян күрмиләр.

- Каршы юнәлештәге хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага кагыйдәне бозып чыгучылар РФ Административ Хокук бозулар кодексының12.15 маддәсенең 4 өлеше нигезендә 5 мең сум штрафка тартыла яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Кабат кагыйдәне бозучыларны РФ Административ Хокук бозулар кодексының 12.15 маддәсенең 5 нче өлеше буенча бер елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Кагыйдә бозу очрагы “Кордон” фото-радар комплексына төшерелсә, автомобиль хуҗасына 5 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк, - дип кисәтә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Илнур Кәримуллин. Инспектор начар һава шартларында, бигрәк тә, бозлавыклы юлларга бай булган кышкы айларда, томан, буран вакытларында, карлы-бозлы яңгыр яуганда автомобиль идарә иткәндә куркынычсыз тизлек сайларга кирәклеген искәртә. Иң куркыныч маневр - алда барган транспортны узам дип каршы юнәлештәге юлга чыгу. Машина артыннан яңгыр тамчылары, кар бөртекләре буранлап барганда бу аеруча куркыныч.

Фәнил Гаязов

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев