Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыр эшләре көндәлеге

Районыбыз басу-кырларында тулы куәткә урып-җыю эшләре бара. Августның кояшлы, чалт аяз көннәре моңа бер дигән мөмкинлек бирә.

Мәсәлән, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 16 августка алынган ярыш экраныннан без игеннәрне теземнәргә салуда Айрат Сабиров белән Фәнил Сәлимҗановны (“Алан”), Радик Нәбиуллинның (“Игенче”), Рөстәм Габдуллинның (“Агролак”), сугуда Илфат Габдуллинның Фаил Рәхимовның, Василий Архиповның, Владимир Мазарченковның (“Агролак”), Марат Вәлиуллиның, Ренат Гатауллиның, Илһам Мөҗиповның, Илдар Җәләлетдинов (“Алан”), Рөстәм Нәбиуллиның (“Игенче”) аеруча нәтиҗәле эшләвен күрәбез.

Игенче өчен урак белән беррәттән, басудан салам чыгару, саламы җыеп алынган мәйданнарны төп эшкәртү һәм көзге чәчү кебек агрочаралар да бүген иң тәҗел мәсьәләләрнең берсе. Быел игенчеләрнең 27434 гектар мәйданда җирне туңга сөреп калдырасылары бар. Киләсе уңышның язмышы эшкәртелгән мәйданнарның күләменә һәм сыйфатына нык бәйле булачак. “Август-Теләче” ширкәтендә көзге бодайның гектарыннан 55 центнер уңыш бирүе дә, мөгаен, көзге агрочараларның тиешле вакытта, югары сыйфат белән башкарылуның өлеше бардыр. Басудан салам чыгару, төп эшкәртү һәм көзге чәчү эшләре “Алан” ширкәтендә комплекслы алып барыла. Алар һәм “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре көзге чәчүгә кереште.

 Күпъеллык үләннәрнең икенче катыннан мул һәм сыйфатлы терлек азыгы әзерләү, бу эшне мөмкин кадәр тизрәк тәмамлау да көнүзәк мәсьәлә. Хәзер район буенча бер шартлы терлеккә 24, 9 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Бу күрсәткеч узган елгы шушы чорныкы белән чагыштырганда 11%ка артыграк. 16 августка алынган мәгълүматлардан к ү р е н г ә н ч ә , б е р ш а р т л ы терлеккә иң күп азык берәмлеге җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтендә әзерләнгән. Ул 29, 5 центнер тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X