Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Кырымның Россиягә яңадан кушылуы: Без бергә!» дип исемләнгән тематик класс сәгатьләре узды

18 март — Кырымның Россиягә кушылу көне уңаеннан, Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә, 5-9 сыйныф укучылары белән «Кырымның Россиягә яңадан кушылуы: Без бергә!» дип исемләнгән тематик класс сәгатьләре узды.

Балалар Кырым ярымутравының барлыкка килү тарихы, ярымутрауның географик урыны һәм ландшафты, табигать һәм климаты, халкы һәм икътисады, милли кухнясы, Кырым һәм Севастопольнең истәлекле урыннары турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Шулай ук укучылар 2014 елның 18 мартында референдум үткәрелү сәбәпләре турында да ишеттеләр, аның нәтиҗәсендә,  «Кырым Республикасын Россия Федерациясенә кабул итү турында шартнамә» имзалануын белделәр.

Чара үткәнгә хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә илнең киләчәге аның һәр гражданинына бәйле булуын искә төшерү дә. Һәркем үз тарихын истә тотарга, аның белән горурланырга һәм бу белемнәрне киләсе буыннарга тапшырырга тиеш.  Шул рәвешле генә без илебезне көчле һәм бердәм итеп  саклап кала алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев