Реклама
Бүген, ягъни 13 май көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Август - Теләче” һәм “Агролак” ширкәтләре басуларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
Бер уңайдан ул алдагы биш көнлектә нәтиҗәле хезмәт куган игенче-механизаторларга кызыксындыру премияләренең сертификатларын да тапшырды. Бүген аның кулыннан әлегедәй сертификатларны Альфред Камалов белән Генадий Назаров (“Алан” ширкәте), Александр Баканов (“Август - Теләче” ширкәте) һәм Илназ Габделхаков (Агролак” ширкәте) кабул итеп алды. Болардан тыш, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе Алмаз Фәсхетдиновны туган көне белән котлады, киләчәк эшендә уңышлар, гаилә иминлеге теләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз