Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кышлату ничек бара?

Бу көннәрдә хакимлек иткән аномаль салкыннар бер терлекчелек тармагы өчен генә түгел, барыбызга да беркадәр өстәмә уңайсызлыклар тудырды.

Шуңа да карамастан, районыбызның күмәк һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында чамадан тыш салкын көннәрдә көтелмәгән хәлләр килеп чыкмаган. Әмма әлеге тармакта да кулдан ычкындырылган яки кулланылмаган резервлар җитәрлек әле. 

Бүген, ягъни 10 гыйнвар көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә җаваплылыклары чикләнгән “Август - Теләче”, “Агролак” ширкәтләре терлекчелек комплексларында, “Гафуров Б.Р.” һәм “Шәйхетдинов М.С.” крестьян-фермер хуҗалыклары фермаларында булып, терлекләрне кышлатуның барышы белән таныштылар. 

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый алсыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев