Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кызыксындыру каралган

Соңгы вакытта алкоголь продукциясе әйләнеше кими, ә аның суррогатлары белән агуланучылар арта.

Мондый шартларда 100 граммлы флаконнарда һәм литрлы канистраларда законсыз җитештерелгән аракы продукциясен, шул исәптән Казахстаннан китерелгәнен сату, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне сатуда закон бозу очраклары: алкоголь продукциясен документларсыз, лицензиясез, закон белән тыелган вакытта, балигъ булмаганнарга, стационар булмаган сәүдә объектларыннан, шәхси хуҗалыклардан сату проблемасы кискен төс ала. Бу кадәресен безгә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органыннан хәбәр итәләр. Шуның белән бәйле рәвештә, районда яшәүче әлеге проблемага битараф булмаган һәркем, Интернет челтәрендәге “Халык контроле” порталында үзенең мөрәҗәгатен калдыра ала. “Халык контроле”нә законсыз аракы сату турында җибәрелгән мөрәҗәгать расланган очракта, хәбәр итүчегә матди кызыксындыру чарасы каралган.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X