Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кызыл китап аланында

Табигатьне саклау кешеләрнең изге бурычы. Бу изге гамәлдә Баландыш мәктәбе укучылары һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары зур өлеш кертә: кошларга җимлек, оя ясый, өмәләрдә, төрле конкурсларда катнаша. “Мин һәм Кызыл китап” дип аталган Республикакүләм бәйгедә дә алар призлы урыннарга ия булды.

29 ноябрьдә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының “Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Ришат Әхмәтҗанов һәм Гөлнара Абдрахманова, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгың Төньяк территориаль идарәсе белгече Алия Шаймуллина эш визиты белән безнең Баландыш мәктәбендә булды. Алар балалар катнашында “Кызыл китап аланында” исеме астында сәхнәләштерелгән музыкаль кичә карады. Кичә ахырында балаларның Кызыл китап турында белемнәрен тагын да арттыру максатыннан әңгәмә үткәрелде. Соңыннан “Мин һәм Кызыл китап” конкурсында җиңү яулаган һәм катнашкан барлык балаларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.


Баландыш балалар бакчасы тәрбиячеләре Фәүзия Гильфанова һәм Гөлгенә Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев