Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лаеклы дүртенче урын

17-19 ноябрь көннәрендә Казанда “Ак барс” көрәш сараенда көрәш буенча республикабыз беренчелеге булып үтте. Ярышта районыбыз җыелма командасы - Лаеш, Әлмәт һәм Чаллы командаларыннан азга гына калышып дүртенче урынны уялады.

48 команда, дүрт йөзгә якын көрәшче көч сынашкан ярышта дүртенче урынга яулау - бик тә лаеклы җиңү. Көрәшче ир-егетләребезне чираттагы уңышлары белән ихлас котлыйбыз һәм киләсе ярышларда имин бәйгеләр теләп калабыз. 

Шәхси беренчелектә 80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан Алмаз Сәетов (Тиләҗе) - беренче,  85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгын көрәшкән Фаяз Зарипов (Теләче) - икенче, 130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Раил Нургалиев (Олы Кибәхуҗа) - икенче, 130 килограммнан югары үлчәдә бил алышкан Фәргать Фәйзуллин (Теләче) өченче урынны яулады. Калган көрәшчеләребез дә сынатмады, мәсәлән, Рәмис Хәйруллин (Олы Мишә), Самат Мөхәммәтшин (Югары Мәтәскә), Ренас Кәлимуллин (Теләче), Рамил Мөхәммәтов (Олы Мишә),  һәм “Теләче Карелины” Азат Шәйхетдиновлар (Теләче) беренче һәм икенче әйләнешләрне узып, команда өчен мөһим булган очколарны яулауда үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. Шулай ук өч көн дәвамында команда белән эшләгән  вәкилләр Айрат Фатхуллин, Рафис Мөбәрәкшин, Зөлфәт Ибраһимов һәм Илдар Мараковларның да хезмәте бары мактауга лаек.

 Чемпион исемнә лаек булган Алмаз Сәетов 3 декабрь көнне Казанда узачак Россия чемпионатында республикабыз данын яклап чыгыш ясаячак.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев