Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лаеклы өлеш кертәләр

Мәгълүм булганча, 1 июль көнне Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү үткәреләчәк.

Закон буенча тавышны алдан да биреп була. Алдан тавыш бирү 25 июньнән 30 июньгә кадәр оештырыла. Шушы уңайдан, кичәге көннән башлап, район ветеринария берләшмәсе табиблары таҗлы вирустан саклану максатыннан, һәр сайлау участогында алдан тавыш бирү сәгатьләреннән соң дезинфекция ясыйлар. Шул рәвешле, мал табибларыбыз дәүләткүләм әһәмияткә ия чараны үткәрүгә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Исегезгә төшерәбез, 25-26 июнь көннәрендә - 14.00-20.00, 27-28 июнь көннәрендә - 8.00-14.00, 29-30 июнь көннәрендә - 14.00-20.00 сәгатьләрдә алдан тавыш бирергә мөмкин. 1 июль көнне сайлау участоклары 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу көнне дә сайлау участоклары дезинфекцияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев