Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Learn to win!/ Apprends a gagner!/ Җиңәргә өйрән!” интернет төбәкара конкурсы үтте

Күптән түгел Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Learn to win!/ Apprends a gagner!/ Җиңәргә өйрән!” интернет төбәкара конкурс үтте. Бу конкурста Теләче урта мәктәбенең 11 а сыйныф укучылары да катнашты.

Алар Инглиз теле укытучысы Хәмидуллина Ләйлә Камил кызы җитәкчелегендә Теләче районының спорт инфраструктурасы объектлары турында видеоролик төшерделәр. Бу видеоролик призлы 3 урынга лаек булды! Һәм менә шушы көннәрдә төбәк конкурсында җиңүчеләрне Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының уку-лаборатория корпусында тантаналы рәвештә ачык ишекләр көнендә бүләкләделәр. Җиңүчеләргә тантаналы рәвештә сәхнәдә дипломнар тапшырдылар. 3нче дәрәҗә дипломнарга 11нче А сыйныф укучылары Әхмәтова Асель, Галимханова Адилә һәм Саттаров Булат лаек булды. Ләйлә Камил кызын һәм аның укучыларын конкурста җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев