Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Learn to win” (“Җиңәргә өйрән”) инглиз теленнән ачык региональ конкурсында катнашып җиңүчу һәм призер булган укучыларны бүләкләү тантанасы булды.

25 гыйнвар көнне Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең укыту – лаборатория корпусында “ачык ишекләр” көнендә, “Learn to win” (“Җиңәргә өйрән”) инглиз теленнән ачык региональ конкурсында катнашып җиңүчу һәм призер булган укучыларны бүләкләү тантанасы булды.

Иске Җөри урта гомумбелем бирү мәктзбенең 10 сыйныф укучылары Гарифуллина Сөмбел, Фасхиева Диана, Мортазина Руфия һәм Дәүләтшина Айзилә “ин яхшы креатив проект” номинациясендә җиңеп, диплом һәм истәлекле бүләкләр иясе булдылар. Шул ук укучылар, Казан Дәүләт Федераль Университеты үткәргән инглиз теленнән тоталь диктантта катнашып призер һәм катнашучы дипломнары белән кайттылар. Ә диктант бәйгесенең җиңүчесе итеп, шул ук мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Шәрипова Ләйсән танылды. Ул җиңүчу дипломы белән бүләкләнде һәм кыйммәтле бүләк иясе булды. Җитәкчеләре: инглиз теле укытучысы Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев