Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әлегедәй сәяхәтләр аша тәрбиячеләр балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияләргә тырыша

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында йөрүче балалар һәм тәрбиячеләр, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар дәүләт комитетының “Ашыт” дәүләт тыюлыгы, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре белән бергәләп чишмәгә сәяхәт кылдылар.

Тәрбияләнүчеләр авыл тарихы, чишмә барлыкка килү тарихы, чишмә тирәсен төзекләндерү процессы белән таныштылар. Үзара салым акчасына төзекләндерелгән чишмә, үтеп баручы юлчыларны да,  район халкын да, матурлыгы белән үзенә җәлеп итә.  Балалар рәхәтләнеп чиста һәм үтә күренмәле чишмә суы белән битләрен юдылар, ә соңыннан кояш нурлары астында зарядка ясадылар. Әлегедәй сәяхәтләр аша тәрбиячеләр балаларда туган якка мәхәббәт һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә тырышалар.  Кунаклар чараны үткәрүчеләргә зур рәхмәт хисләрен белдереп,  киләчәктә дә шушы юнәлештә нәтиҗәле эшләргә кирәклеген әйтеп кенә калмыйча, очрашу истәлеге итеп, балаларга һәм бакчага бүләкләр тапшырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев