Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Легендар тренерлар истәлегенә

9 февральдә “Батыр” спорт комплексында зур спорт бәйрәме - Россиянең атказанган тренерлары Мәгас Мөбәрәкша улы Сәхәбетдинов белән Әсгать Шәйхетдин улы Шәйхетдинов истәлегенә билбау көрәше буенча XIX нчы Бөтенроссия ярышлары узачак.

Әлеге уңайдан, бүген, ягъни 17 гыйнвар көнне, муниципаль район Советының утырышлар залында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә әлеге  мәртәбәле ярышларны оештыру буенча утырыш узды. Чарада Татарстан Республикасы Билбау көрәше Федерацияcе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин һәм  район башлыгы урынбасарлары,  ярышны оештыруга нисбәтле оешма җитәкчеләр катнашты. 

Утырышта  муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тарафыннан 200 гә якын көрәшче катнашачак ярышларны үткәрү өчен җаваплы затларга чарада катнашучылаарны тиешле дәрәҗәдә каршы алу,  ярышларны ачу, ябу тантаналарын оешкан төстә үткәрү бурычы куелды.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев